20 нче көн Факил Сафин Сөю юлы

20 нче көн Факил Сафин Сөю юлы

Сагыш, моң, әрнүләр... Югалттым җир ямен. Кояшлы көндә дә йөземдә күләгә. Мәхәббәт ни хак соң? Кем арзан түләгән? Таң-шәүлә беләме җанга ни кирәген?.. Ай җиле тибрәтә нарасый бөҗәген. Күңелем - ак кылган, йөгерә түбәнгә, Абына-сөртенә ямь-яшел үләнгә. Җан-капка тышауда һәм бәйдә йөрәгем. Чигенәм дигәндә, көч сизәм тамырда, Табынган, кабынган, шашынган ярым бар. Мамыкка әйләнә сөюдән ташлар да. Һәр күңел ярасын дәвалар наз эзли, Көзен дә җир өстен яшәртер яз эзли. Ничек соң яшәүне яңадан башларга?..

Тэглар:

217

0