20 нче көн. #Әдәбимарафон Роберт Миңнуллин "Юка иңнәреңнән кочам да…"

20 нче көн. #Әдәбимарафон Роберт Миңнуллин "Юка иңнәреңнән кочам да…"

20 нче көн "Юка иңнәреңнән кочам да…" Мин бер сиңа карыйм, бер үземә… Без бит элекке дә, түгел дә. Ни булса да яратабыз әле Бер-беребезне без бүген дә. Яшь чактагы кебек дөрли-дөрли Әле һаман яна ич йөрәк. Картаясы килми — киресенчә, Яратасы килә көчлерәк! Гашыйклар ул картаймаска тиеш… Йөрәк аңлый, акыл аңламый. Мин кайсына булырга да белмим — Кайсы алдый, кайсы алдамый? Үксез сабый төсле үксим кайчак, Юка иңнәреңнән кочам да… Күз яшьләрең белән битне юам, Үз яшьләрем белән кушам да. Ә картлык ул килми, килми әле — Без белмибез аны бар дип тә. Күңел генә никтер бик еш тула… Болай үзе бар да тәртиптә ноябрь 2003 нче ел #РобертМиңнуллин #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #БалыкБистәсе #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

217

0