
#Әдәбимарафон Зифа Кадырова
20 нче көн. #Әдәбимарафон Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар" Миңа синнән башка кем түзсен! Ярар, кая, үзеңне бер яшь чактагы кебек әйбәтләп торып яңа себерке белән чабыйм да чыгыйм, хәл бетә, алайса. Кызу мунчада, тәмле итеп мәтрүшкәле себерке белән ире генә чаба белә шул. Ул ләүкәгә сузылып ятты да күзләрен йомды. Себерке башта өстә кайнар һаваны баштан аякка кадәр җилпи-җилпи дә аннан чак-чак кына аркасына кагылып китә. Ныклап чаба-чаба да өскә чүмеч белән салкын су сибеп торып җибәрә. Ах, дөнья рәхәте! Фирая ләүкәдә ятып кала, Газинур чыгып китә. Хатын, иркә бала кебек, хисләнеп-назланып бик озак кына ята бирә, аннан үзалдына елмаеп куя. Никтер яшь чакта тормыш яныңнан чапкын аттай чабып уза, ни рәхәтен, ни кыенын аңламый да каласың. Тик менә картая килә аның һәр көне кадерле икән. Хәтта кара-каршы утырып чәй эчүләре дә ямьле. Бу халәтне соңгы ел бигрәк тә ныграк тоя. Бу дөньяның туган һәр көне үзенчә матур, кадерле. Ник шулай икән?.. Картлык шулай килә микән әллә... #ЗифаКадырова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44
285
0