М.Юныс.  " Табу һәм югалту"

М.Юныс. " Табу һәм югалту"

19 нчы көн . #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Яланга нәфис бер ис таралган. Бодай серкәгә утырганда аткан чәчәкләр исе. Башаклар өстеннән дулкын йөгерә. - Әти, менә бу зәңгәр чәчәкнең исеме ничек? - диде Кәримә, юл кырыена чүгәләп. - Чәчәк исемнәрен белмим шул, кызым. - Син бит бар нәрсәне дә беләсең. Нишләп моны белмисең? -Чәчәк исемнәрен бәләкәйдән өйрәнәләр. Мин бәләкәй чакта сугыш заманы иде. Чәчәк исемнәрен өйрәнеп торырга вакыт булмады, - диде Габдрахман. - Әнигә букет җыеп җибәрик әле, - диде Кәримә һәм иелеп чәчәк өзә башлады. - Өзмә, кызым. Кирәкми, өзмә. Үссен. - Өзмәгәч минеке булмый бит ул. - Өзгәч, чәчәк үлә. Синең чәчәкне үтерәсең киләмени? Килми бит, әйеме? - Өзмәгәч , әнигә биреп булмый бит аны, - мәсьәләнең катлаулылыгыннан Кәримә елар хәлгә килеп җиткән иде. Әнисенә чәчәк тә бүләк итәсе килә, чәчәкне дә үтерәсе килми. Мондый чакларда тәвәккәллек белән икенең берсен сайларга кирәклеген Кәримә белми иде әле...298 нче бит

Тэглар:

213

0