19 нчы көн Шәмсия Җиһангирова "Кыйбла барлау"

19 нчы көн Шәмсия Җиһангирова "Кыйбла барлау"

Зарыгу Авылымнан яшьли чыгып китеп, Читтә йөргән чакта, Гомерләрем зая узган икән Әнкәемнән башка. Артык сагынмый да кебек идем Үзе исән чакта. Әнкәемнән читтә яшәүләрем Хата булган, хата... Нишлисең бит, адәм балаларын Дөнья гаме баса... Ничек түзде икән, балакаен Бик сагынган чакта?! Сирәк кенә кайтып күрә идем, Җае чыккан чакта. Үзәкләре өзелгәндер аның Уйлап минем хакта. Кемне югалтуым аңладым мин Әнкәм киткән чакта... Җаны җәннәттәдер, ә җәсәде Кара гүрдә ята. Мин ялварам сиңа!!! Үтенечем Зинһар кире какма! Төшемә булса да керче, әнкәм, Бик сагынган чакта...

Тэглар:

208

0