Айшанур.          Ашыкма.

Айшанур. Ашыкма.

Хәлләремне сөйләп тормыйм инде, Үтеп тора шулай көннәрем. Бер-бер артлы эшләр чыгып тора, Сизми калдым җәйләр җиткәнен. Дөнья куып үтә көннәребез, Туктап тормый вакыт дигәне. Әле генә кояш чыккан иде, Кай арада җиткэн кичләре. Көннәр белән бергә гомер уза Аккан сулар кебек ашыгып. Күпме генә тырышып карасак та, Вакытларны булмый туктатып. Бик тиз уза икән гомеркәйләр, Көннәре дә очып баралар. Әле генә студент кыз идем бит Үсеп җитте инде балалар. Нидер җитми һаман күңелләргә Омтылабыз һаман да алга. Әйтерсеңлә, анда башка тормыш, Күңел киләчәккә тартыла. Ә күңелнең тирән төпкелендә Шушы уй бит барыбер саклана. Ашыкма син, дустым, киләчәккә, Кайчандыр бит гомер туктала...

Тэглар:

212

0