Әсгать Сәлах "Көт син мине"...

Әсгать Сәлах "Көт син мине"...

Илле икенең башында Әсәдулла авылга тагын кайтып төште. Миңнурның, ниһаять, бирәсе җавабы әзер иде. Мифтахка: «Мин көтәрмен сине», — дип вәгъдә биргәненә унберенче ел китте. Тагын күпме көтәргә була? Мифтах биш ел көтәргә вәгъдәсен алды. Тагын да көтүнең файдасы, нәтиҗәсе булса иде. Юк бит өмет, сүнде ул... «Ходай сине миңа язган», — дигән иде Әсәдулла бер кайтуында. Күрәмсең, язган инде. Теге вакыт та яшьлеге белән ялгышмыйча, бер генә ел көткән булса, алар кимендә ун-унике ел бергә яши алган булырлар иде. Әлбәттә, язган булса... Юк, язмаган булган шул. Инде моннан соң ялгышырга булмасын. Икесенә дә...

Тэглар:

219

0