Дәрҗия Аппакова «Кечкенә Бануның тарихы»
19 нчы көн. Повесть. 108 нче бит. «… Зариф барып Гәрәйне уятты да хәлне сөйләп бирде. Гәрәй камзулдан гына йөгереп чыкты: - Ал, ал, туган, кызым Рәхилә сөйләгән иде шул... Нинди зур хәсрәт бит сезгә! Бәхетсез кыз икән, бичара, - дип атын җигешеп бирде. - Башта ук миңа киләләр аны. Кешенең кайгысын аңлый белергә, күршеләрне якын күрергә кирәк шул. Муллага нигә барып йөрисең? Ул алырга гына ярата бит. Их, син! Аның әле минем тайга күзе кызып йөргән иде. Ха! Ха! Минем тайны беләсең, шәп нәрсә бит. Менә бу биянең колыны ул, - дип капканы ачты да: - Кызың терелсен инде, хәерле юл, - дип озатып калды...»
211
0