Күке төкереге
- Кичә Кәтифә килен иренең колак итен яәйнәгән. Син юрый-марый бармагыңны кискәнсең, сөйрәлчегеңянына йөрер өчен, дигән. Гыйлемдарныю әнкәсе зарланды, карап торышка юаш кына нәмәрсә үзе, ә теле дилбегә буе, ди. Булмаса дару белән бәйләвечләреңне биреп җибәр, киленчәк үзе бәйләсен. "Бәлки Карачутыр гына бердәнбер бәхетле җандыр. Әрлән кебек кешеләрдән яшеренеп оясында ята, гавам исереп йокыга аугач кына баш калкыта. Акъәнинең дә бу дөнья белән алыш-биреше юк, ләкин ул картаеп та тынычлыкка тиенмәде, аны да гайбәт изде, сүз талкыды. Шушы өч көнлек дөньяда да адәмнәр акылдан яза". - Яшәмәс борын иренең җанын кыйнамасын, әйт шул хатынга, Рабига апа. Мине күрергә тилмерсә, Гыйлемдар аңа өйләнмәс иде. - Кем белгән инде аны, кызым. Шәрәф арагызны бозмаса, үз бәхетегез үзегезгә иярәсе иде дә...
196
0