Каракош

Каракош

Һәр гөпелдәгән карга аңа чамасыз ләззәт бирә иде. Койма буенда тау хәтле кош үләксәсе өелде. - Атай, - диде егет, - үләт базына ташы бу чиркангычларны. Бакчаны чистарттым. - Дөньядагы барча карганы чүпләмәссең, малай, куанма. - Берсе ычкынды, атай. Ну барыбер каптырам мин аны, Һашия кыегына шылды, мөртәт. Төнлә ул Сафияләр чормасын кармаларга уйлады. Кесәсенә фонарен тыкты. Каракош, һичшиксез, шунда поскан иде. Уртак коймадан теге якка сикерәм дигәндә генә, күзе ишегалды уртасында тыпырчынган кап-кара әйбергә төште. Менә әйбер, җанланып, тәпиләренә басты һәм сыңар канатын шапылдатты. Каракош!!!

Тэглар:

197

0