
Аида Хәйртдинова "Соң булса да..."
19нчы көн #әдәбимарафон "Әдәбимарафон2024 ... Кинәт колагыма таныш тавыш чалынды: “тек-тек”, “тек-тек”, “тек-тек”... Кем атлавы бу? Бу адымны йөзләр, юк, меңнәр арасыннан да аерам мин! Сәгать угы кебек тигез ритм белән атлаган адым! Паркның агачлар бүлгән икенче өлешеннән каршы якка бер ир килә. Киң күкрәкле, чаларган чәчле, ап-ак битле... Брусчатка җәелгән ике өлешне бүлгән чаган агачларының яфракларын койган ботаклары арасыннан ул да миңа карап алды. Ул да мине таныды! ...Җылы җил исеп куйды. Аскар белән минем алга ике сары чаган яфрагы өзелеп төште. Яфраклар өстенә “тып” итеп Аскарның да, минем дә күз яшьләре тамды... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АидаХәйртдинова #Соңбулсада #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
227
0