Өчпочмак

Өчпочмак

Өчпочмак Бу дөньяда бер син генә түгел, Сине яратучы мин дә бар, Тик мин генә түгел, тагын берәү - Син яраткан кеше - ул да бар. Аның өчен, бәлки, сине түгел, Ә башканы сөю шатлыктыр... Син әйтәсең - мине артык, дисең Ә мин әйтәм - аны артык, дим. Бу мәхәббәт күптән таныш булган Кагыйдәне һаман кабатлый: Үзең яратмаган сине сөя, Син яраткан - сине яратмый. Гомер юлын башлап икәү уза, Юл чатында кала өченче, Бернең бәхете - икенчегә кайгы, Ә кайгысы, бәлки, сөенче. Язмыш гелән өч йөрәкне шулай Чәкештерә гыйшык юлында... Бу дөньяны түп-түгәрәк диләр,

Тэглар:

197

0