Г.Ибраһимов " Адәмнәр"
Үлем үзенең кара канатларын җәйде. Җир йөзе гүя шуның астында капланып калды. Тирә-як куркыныч караңгы каберлекләр, ләхетләр белән, бер үлгәч терелеп чыккан җанлы мәетләр белән тулды. Адәмнәрнең йөрәге моңа чыдамады, урыныннан кузгалырлык куәте булганнар, куркышып, дөньяның төрле ягына качтылар. Төркестан, Кавказ, Себер далаларын шуннан таралган хәлсез шәүләләр басты. Галим карт ялгыз иде... Башкалар киткәндә чирләп, шешенеп калган кечкенә улы Рәхми дә ун көн элгәре югалды; шәһәргә киткәндерме, юлда егылып үлгәндерме, берәр җирдә тотып суеп ашаганнардырмы — һичкем һичнәрсә белмәде. Кая икән дип сораучы-тикшерүче дә булмады. Бабай кышкы челләнең каты, суык бураннары эчендә, ташландык йортлар арасында, үлем күләгәсе, кабер шәүләсе кебек, атналар буенча аптыранып йөрде-йөрде дә, капкаларны, читәннәрне күмеп киткән тирән карлардан чыга алмыйча, караңгы төндә хәлсезлектән ауды.
209
0