
19 нчы көн Ләбиб Лерон "Юл читендә"
19 нчы көн XXVIIl ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИМАРАФОН»#әдәбимарафон2024 #әдәби_марафон Вәсим! Ләйсирәнең йөрәге жу итеп китте. Ул бит йөрәк пәрасен – газиз улын онытып җибәрә язды лабаса! Үз балаңны ничек онытырга мөмкин? Ана түгелдерсең син, Ләйсирә! Хатын беравык нишләргә белмичә торды. Буш кул белән кире кайтса, Фидаилдән эләгәчәк тә эләгәчәк. Бу юлы сине исән калдырамы әле ул, юкмы? Кая барырга, каян, кемнән акча табарга? Ул юкта Вәсимгә бер-бер хәл булмагае. Күзе-башы тонган, акылы томаланган ирдән барысын да көтәргә мөмкин – үз баласына кул күтәрергә дә күп сорамас. Минем балам түгел, дип, болай да Вәсимгә талпан шикелле кадалырга гына тора... Үткән-сүткән машиналарның кайберләре сигнал биреп узды. Бәласеннән башаяк, дип, хатын юлдан тагын да читкәрәк китмәкче иде, кинәт якында гына бер машинаның тәгәрмәчләрен чыелдатып туктаганы ишетелде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛәбибЛерон #ЮлЧитендә #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
221
0