19 нчы көн "Син киләсең икән" Рифат Сәлах
Җомга көне һәрчак аяз була, Күңелләргә тула игелек. Гөлчәчәкләр калкып куя җирдән, Өшесә дә карга күмелеп. Өшесә дә күңел, бер җылына, Бер сафлана килсәң болынга Чәчәкләргә түгел, зекер-тәсбих, Гыйбадәткә тулы урынга. Юлларыңа йолдыз сибелер күк, Бөтен гөлләр чәчәк атарлар. Күңелеңә иңгән сафлык булып, Юл буенда ята ап-ак кар. Күңелеңнең сафлык чишмәсеннән Сөенечле якты җыр ага. Дөнья тагын гүзәлләнеп китте Син киләсең икән җомгага.
Сылтамалар:
239
0