Зөләйха күзләрен ача

Зөләйха күзләрен ача

Әлегә исемсез бистә халкы утыз беренче елның июнендә йөз илле алтыга җитте. Шул исәптә - беренче кышны кичергән картлар да. Шуңа әле ун сакчы һәм комендант та өстәлә. Өч баракта яшиләр. Җир өйдәге тыгызлыктан соң монда гаҗәеп киң һәм якты булып күренә. Озын һәм тигез бүрәнәләрдән өелгән стеналар әйбәтләп чистартылган, ышкылган, ишекләр күгәннәргә эленгән. Ә мичләрне шәһәрдән китерергә вәгъдә бирделәр. Тимердән ясалганнарны. Һәркемнең аерым сәкесе бар. Аларга әлегә чыршы ботаклары җәйделәр, өсләренә киемнәрен ябынып йокладылар. Бу баракка - хатын- кызлар һәм балаларны, икенчесенә һәм һәм өченчесенә ирләрне урнаштырдылар. Сакчыларны баракларның берсенә кыеклап терәп буралап ясалган әллә ни зур булмаган корылмага керттеләр. Комендант, җитәкчелеккә шулай тиеш булганча аерым, комендатурага урнашты. 338 нче бит

Тэглар:

191

0