19 нчы көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов "Озак яшәсәң иде"
19 нчы көн "Озак яшәсәң иде" Яшә, әни, озак яшә, Кал син, калчы көчеңдә. Йөзгә кадәр яшә әле Бала чагың өчен дә. Черек бәрәңге ашаган Ачлы чагың өчен дә. Сабый чактан болын чапкан, Атлар көткән өчен дә. Елый-елый урман кискән Торадыр ул исеңдә. Яшьлеген күрмәгән кызга Тәңрем йөзне күпсенмәс! 57 нче бит #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
437
0