#Әдәбимарафон 19 нчы көн. Шәмсия Җиһангирова

#Әдәбимарафон 19 нчы көн. Шәмсия Җиһангирова

19 нчы көн Шәмсия Җиһангирова "Хатын-кыз төсе" Җитте язлар. Бар җиһанда Хатын-кыз төсе! Чәчәкләрдә һәм гөлләрдә Хатын-кыз исе! Әй, хатын-кыз! Син булмасаң, Яшәү күңелсез! Дөнья үксез калыр иде Синең ис-төссез. Ир-ат батыр, ир-ат көчле Хатын-кыз булса. Җиһанда хатын-кыз исе Бөркелеп торса. Таралсын бөтен җиһанга Хатын-кыз исе! Сизәсезме?! Яшәү үзе Хатын-кыз төсле! #ШәмсияҖиһангирова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонд #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #44

Тэглар:

201

0