Унтугызынчы көн Фәнис Яруллин «Яшерен хәзинә» #Әдәбимарафон
19 нчы көн Фәнис Яруллин «Яшерен хәзинә» #Әдәбимарафон Безнең сөю яшерен хәзинәдәй Тирән казып җиргә күмелгән. Белмәсеннәр өчен өсләренә Тигез итеп туфрак сибелгән. һәм белмәс тә аны һичбер кеше, Ул күмелгән шундый тирәнгә. Өсләрендә уйный бала-чага Ауный-ауный яшел чирәмдә. Бәлки анда беркөн мәйдан булыр, Сабан туе үтәр гөр килеп. Чабып үткән атлар тоягыннан Очкын гына калыр сирпелеп. Пар гашыйклар бәлки утырыр шунда, Йөрәкләре коштай очыныр. «Чулт-чулт» иткән үбешү тавышына Былбыл сайраулары кушылыр. Ул гашыйклар сөю шатлыкларын Беркемнән дә тормас яшереп. Көлүләре алтын тәңкә булып Аланнарга китәр чәчелеп. Безнең хәзинәбез калыр җирдә, Табалмаслар - үтәр заманы. Күпме хәзинәләр көтәләрдер Хуҗалары казып алганны. Безнең хәзинә дә калыр җирдә Беркем белми торган сер булып. Сокланырлар аңа җир өстенә Калкып чыкса гына гөл булып. 2002 нче ел. .#әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44 #ФәнисЯруллин
185
0