19 нчы көн. #Әдәбимарафон Роберт Миңнуллин "Китәләрдер инде…"

19 нчы көн. #Әдәбимарафон Роберт Миңнуллин "Китәләрдер инде…"

19 нчы көн "Хатын-кыз ямьсез булалмый" Хатын-кыз ямьсез булалмый, Хатын-кыз чибәр була! Шуны күрмәгән ир-ат ул, Әлбәттә, җүләр була. Хатын-кыз ямьсез булалмый, Юньсезе булыштыра… Кайчакта чип-чибәрләр дә Күңелне кырыштыра. Хатын-кыз ямьсез булалмый — Күрә белергә кирәк, Хатын-кызның күңеленә Керә белергә кирәк! Хатын-кыз ямьсез булалмый — Ул шулай яратылган… Күпмесенә сокланылган, Күпмесе яратылган! Хатын-кыз ямьсез булалмый! Яратсаң, ул нурлана! Болай да матур хатын-кыз Тагын да матурлана! Хатын-кыз ямьсез булалмый — Хатын-кыз матур, матур! Хатын-кызны моннан соң да Ир-атлар матурлатыр! Хатын-кыз ямьсез булалмый Яратылса, яратса… Шул хатын-кыз – кичләр җитсә, Шул хатын-кыз – таң атса! ноябрь, 2003 ел #РобертМиңнуллин #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #БалыкБистәсе #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

193

0