
19 нчы көн Нәби Дәүли Ату
Алар юлга чыктылар. Инде таң сызылып килә. Агач башларына кояшның беренче нурлары кунган. Гүя алар канга манчылган. Ниндидер кош сайрый. Аның тавышы моңлы җырга охшый, ләкин нинди җырга? Шмарь исенә төшерә алмый. Шмарь бер иркен сулыш алды. Язгы саф һава тәмле ширбәт шикелле күңелне күтәреп җибәрә. Тирә-як куе урман. Кая гына карасаң да, аллы-гөлле чәчәкләр. Шмарьга әллә нәрсә булды. Ул мондый язны гомерендә беренче кабат күрә шикелле. Ә бит мондый чәчәкле язлар күпме узган инде. Нигә соң Шмарь ул язларны әлегә кадәр сизми, күрми калды? Уйлары йомгак кебек сүтелеп китте. Ул шул арада үзенең туган якларын исенә төшерде. Кайда калды соң әле ул еллар?
Сылтамалар:
186
0