Рәсимә Гарифуллина "Дөнья йөзе"
- Бу дөньяның йөзе нинди икән? Чытык чырай, котсыз карашлы. - Алай булгач, шатлыклары нидән, Байлыклары нигә ярашлы? Чытык йөзе, ямьсез карашыннан Ничек соң без куркып качмыйбыз? - Дөньяның тик даны, малы кирәк, Беребез дә йөзен ачмыйбыз. - Ни яшәтә безне гашыйк итеп Бу дөньяның югы-барына? - Алдана шул кеше фанилыкның Ялтыраган байлык-малына. - Нәфес йөртә азгын хисләр өстәп, Мөкиббәнлек йөзне каралта. Сукырларча гашыйк без дөньяга, Һәм ул безне шуңа ярата.
Сылтамалар:
229
0