19нчы көн. Гөлсимә Зиннәтуллина. Акыллы кыз.

19нчы көн. Гөлсимә Зиннәтуллина. Акыллы кыз.

Акыллы кыз. Әти-әни миллек бәйли, Мәтрүшкәләр кыстырып. Мин аларга ярдәм итәм, Карап тормыйм утырып. Миллек хуш исле булсын дип, Мәтрүшкә җыеп киләм. Тамырыннан өзеп алмыйм, Моны мин яхшы беләм. Яфракны кәүсәдән түгел, Ботагыннан кисәләр. Саклап торсаң, каеннар да Озак еллар үсәләр. Әтием мине өйрәтте Яшеллекне сакларга. Урманны корытучыдан Табигатьне якларга!

Тэглар:

187

0