Китеп барыш. Равилә Шәйдуллина

Китеп барыш. Равилә Шәйдуллина

19 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Китеп барыш Узган гомер - минем сукмак. Барам шуннан, туктап-туктап. Гомер үткән аткан уктай, Хәсрәтләнеп бер дә юкка. Әрәмме ул, түгелме ул - Ниндие дә минем гомер! Утта яндык, суда баттык, Чыныктык без, мисле тимер. Гомер юлын барлап алам, Узган юллар, тузан тузган... Бәхет дигән назлы җилләр Никтер мине урап узган. Кайчак тузан, кайчак буран... Әйе, булган аклыклары. Хәсрәтләрне күмә торган Көтелмәгән шатлыклары. Бураннардан көч алганда Куркытмый ла картлыклары. Тик булмасын алар берүк Аклыкларның актыклары! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РавиләШәйдуллина #Сихәтләнү #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Миллионтатар #Лениногорскмарафончылары

204

0