Айшанур.        Яшәп  калырга.

Айшанур. Яшәп калырга.

Гомер юлы алга гына бара, Артка таба анда юллар юк. Бар җиргә дә кире кайтып була, Үткәннәргә генә сукмак юк. Үткәннәрне үзгәртеп тә булмый, Вакыт узган, тарих язылган. Ни буласы булган, гомер узган, Хәтирәләр бары сакланган. Үзгәртергә теләп язмыймын ла, Бары искә алам үткәнне. Мөмкин булса кайтып күрер идем, Ерак калган матур яшьлекне. Кайтып килер идем балачакка, Бер гөнаһсыз сабый чагыма. Кайтыр идем кабат яшьлегемә, Саф мәхәббәт хисен татырга. Шул ук юлны кабат үтәр идем, Мөмкин булса кире кайтырга. Һәр минутның тәмен тоеп Тырышыр идем яшәп калырга.

Тэглар:

186

0