М. Юныс.  "Табу һәм югалту"

М. Юныс. "Табу һәм югалту"

18 нче көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Урындыкта нәни тәпиләрен асылындырып, Кәримә коймак ашап утыра иде. Әтисен күрү белән елмайды, ашыгып сөйләргә кереште. - Сиңа дигән коймакның кая икәнен беләсеңме? - Юк, белмим. - Мичтә. Әбинең миче бар икән. Эчендә ут янып тора. Шул утка куеп әби коймак пешерде. Синең өлешне майлы табага салып кире мичкә яшерде. Син мунчада чакта мин татарчага өйрәндем. "Бәбкәм" внучка дигән сүз икән. "Ашакызымаша" нәрсә дигән сүз ул? - Ашаганда сөйләшмә дигән сүз. - Юк, әти, алай түгел. "Ашакызымаша" яратам дигән сүз ул. Әби мине ярата. Тыймый. Нәрсә сорасам шуны бирә. Мин дә әбиемне яратам. - Әбиеңне яратуыңны аңа туган телеңдә әйт, - диде Габдрахман кызына. - Нәрсә соң ул туган тел?- дип сорады бала. Кәримәнең туган телнең нәрсә икәнен аңламавы Рахманкуловның йөрәгенә ук булып кадалды. Аңлата башласа кабат катлаулыкларга юлыгудан куркып, ул коймакка тотынды. 287 нче бит.

Тэглар:

167

0