Әсгать Сәлах "Көт син мине"...
ХИКӘЯЛӘР ТУГАН ТЕЛДӘ УКЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР ӨЧЕН!!! 4,7K подписчиков Подробная информация Видео 3:09 Видео от ХИКӘЯЛӘР 435 просмотров 3:42 Видео от ХИКӘЯЛӘР 407 просмотров Создать запись Все записиЗаписи сообщества ХИКӘЯЛӘР два часа назад Көт син мине... (Повесть) Әсгать СӘЛАХ. 2. Ләкин Хәйринең бу килүендә Миңнур нидер буласын сизде: Мифтахның терәлеп торган күршесе ләбаса... Хак, шулай икән: башкода булып, кызның башын ашарга килгән бит. Башта Хәйри серен Нурислам белән Фәрхинурга гына чиште. Миңнур бу вакытта алгы бүлмәдә тегү белән мәшгуль иде. Бераздан хәлне аңлатырга аның үзен дә чакырдылар. — Менә, кызым, Хәйретдин абзаң сине Мифтахка сорап килгән. Барыбыз бергә киңәшләштек тә, Ходайга тапшырып, сине бирербез, дидек... — Сарык бәрәнен сатып җибәргән кебекме? — диде Миңнур, атасын ярты сүздә бүлеп. Моңа чаклы аның атасы белән болай тупас сөйләшкәне юк иде. Ә бу юлы түзмәде. Ата-ана сүзеннән чыкмыйча, гел аларның сүзен тыңлап, баш иеп яшәгән кыздан Нурислам белән Фәрхинур да аның болай дип җавап бирүен көтмәгәннәр иде. — Мине шул Мифтахка кияүгә бирер өчен үстердегезмени? — дип дәвам итте Миңнур. — Үзегез яхшылап уйлап карадыгызмы соң? Мин бит аны рәтләп белмим дә. Ул да белми. Безнең аның белән бер-беребезгә сүз дә катканыбыз юк. Кияүгә, белгәнемчә, яраткан, һич югында, яхшылап холык-фигылен, тормышын, көнкүрешен белгән кешегә бирәләр. Юк, мин сезгә сарык бәрәне түгел бау белән бәйләп җибәрергә, ә адәм баласы. Үз акылым, үз фикерем, үз сүзем, ниятем бар... Кызның кинәт күңеле тулып китте, һәм ул еларга тотынды. Бу хәлдә сүзне дәвам итү файдасыз булганын барысы да аңлады.
174
0