18 нче көн Нәбирә Гыйматдинова "Күке төкереге"

18 нче көн Нәбирә Гыйматдинова "Күке төкереге"

- Төсең качкан, балам, - диде Акъәни иртән чәй янында. - Чирләмисеңдер бит? - Баш авырта, узар әле, - диде кыз, әбисенең күзләренә карага оялып. - Мин ялымны тутырып бетермәм, эшкә чыгармын ахрысы. - Мәйлең, балам. Җыештыручы Рабига апаң сорашып торды, кайчан эшкә килә, ди. - Онык һич тә медпунктка барырга ашкынмый иде. Урамда очраган берсе җәллиячәк аны, тел белән әйтмәсә дә, карашы белән белгертәчәк. Гайбәт тынганчы үз почмагыңда посып утыру хәерлерәк булса да, эшкә җыенды. Ул бит Акъәни бишектән үк күңеленә салган догалардан ваз кичте, Акъәни төзегән ипле-җайлы дөньяны бутап ташлады, ниһаять, Акъәнине Карачутырга алмашҗырды. Нәфрәт бөтенесеннән дә көчлерәк иде, нәфрәт шайтанга да юл саптыра иде.

Тэглар:

185

0