Унсигезенче  көн Фәнис Яруллин «Яшерен булуы белән кадерле» #Әдәбимарафон

Унсигезенче көн Фәнис Яруллин «Яшерен булуы белән кадерле» #Әдәбимарафон

18 нче көн Фәнис Яруллин «Яшерен булуы белән кадерле» #Әдәбимарафон Безнең сөю туган чагында ук Хөкем ителгән иде бит үлемгә. Ул көннәрнең килеп җитәчәген Кертеп карамадык күңелгә. Бер савыттан эчтек сөю утын, Берничә кат кердек бер суга. Йөрәкләрдә урын калдырмадык һичбер төрле шиккә, борчуга. Шуның белән без бәхетле идек, Биеклектә безне шул тотты. Хөкем көне киләчәген хәтер Шатлыгыннан исереп - онытты. Ул көн җитте! Олы бер учакның Очкыннары бетте чәчелеп. Ярый әле бер чаткысын урлап Күкрәгемә куйдым яшереп. Миннән башка беркем белми аны, Белмәүләре бигрәк хәерле: Ул бит миңа сер булуы белән, Яшерен булуы белән кадерле. 2002 нче ел .#әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АОТатмедиа #Таттелеком #44 #ФәнисЯруллин

Тэглар:

156

0