#Әдәбимарафон 18 нче көн. Шәмсия Җиһангирова
18 нче көн Шәмсия Җиһангирова "Җилләр аша сәлам җибәрдем" ...Әле ни хәлдәсең, ни эшлисең, Ни гамең бар икән, кадерлем?! Күрер өчен өзелеп җан атып та, Мәхрүм яшәүләрдән гаҗизмен? Җилнең юнәлешен көтеп торам, – Синең якка таба искәнне... Сөрән салам: әйтегез, дип, аңа Минем ничек өзелеп көткәнне! Бүген тагын, таңнан алда торып, Җилләр аша сәлам җибәрдем... Җибәрдем дә, көне буе көтәм Синнән хәбәр-җавап килгәнен. Сез көлмәгез миннән, юләр, диеп, Ватсап бар бит хәзер, интернет... Мин искечә яшим, җилләр аша Җавап көтәм зарыгып, омтылып... Ник мин интернетка серем ачыйм: Ул, дип, минем өчен бердәнбер! Җилләр генә белә. Алар инде Синнән җавап алып килгәндер! #ШәмсияҖиһангирова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонд #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #44
145
0