18 нче көн Ләбиб Лерон "Каеш"

18 нче көн Ләбиб Лерон "Каеш"

18 нче көн XXVIIl ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИМАРАФОН»#әдәбимарафон2024 #әдәби_марафон – Сугышка яраксыз булуы аркасында, фронтка алмадылар әтине. Мин белеп бетермәгән ниндидер чирен таптылар бугай. Шул чире, сугыштан соң тагын да көчәеп, көннәрнең берендә аны паралич аяктан екты. Әйтергә онытканмын, әти сулагай иде минем. Менә шул кулы бөтенләй хәрәкәтләнми торган булып калды... Икенче кулының да кирәге шуның кадәре генә иде... Өстәвенә, әти сүзен җүнле-рәтле әйтә алмый торганга әйләнде... Ул үләр алдыннан Ходай алдан сиздердеме шунда, әнине күреп, хәлен белим, дип кайткан идем. Хәл-әхвәл алышып, үземнең күчтәнәчтән авыз итеп, әни белән чәй эчеп утырган чакта, әтинең элеккедән катырак итеп ыңгырашканын ишетеп алдык та, ул яткан карават янына килдек. Шулчак аның өстендәге япмасы астыннан каеш шәе идәнгә шуып төште. Нурсыз күзләрен минем тарафка төбәп яткан әтинең хәлсез, кипшенгән иреннәре арасыннан ике сүз – аның соңгы сүзләре – аермачык булып ишетелгән кебек булды: – Кыйна... улым... Телефон тагын өзелде. Күңелем тулудан, адаш агайга шактый вакыт шылтыратмый тордым. Бу мизгелләрдә аның үз хәле хәл иде булса кирәк... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛәбибЛерон #Каеш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар

Тэглар:

171

0