
#Әдәбимарафон 18 нче көн Зиннур Хөснияр
18 нче көн "Хур кызлары" - Гариф, - диде хатын ишектән чыгып барган Гарифка. Тегесе янә борылып карады, - Гариф рәхмәт сиңа! Менә инде ничә еллар буе мин таба керфек тә какмагач, әллә мине күрми дәме бу?! - дип уйлый башлаган идем, - Рәхмәт, Гариф! - диде ул, пышылдап, һәм, бу юлы үзе килеп, аны тагын бер мәртәбә каты ител суырып үпте дә артыннан шартлатып ишекне бикләп куйды. Мәгәр тәрәзә шакымаган булсалар?! Шакыдылар шул… Очраклы рәвештә булса да, бик тә вакытында шакыдылар… Тормыш-хәят күп вакыт очраклы мизгелләрдән тора… Бернинди дә Иблис тә каршы килә алмый аларга… Чәйдән соң Гариф, Әсфанның сул «кулын» кыстырды да югары очка, үз өенә таба атлады. Уйлары да үзе белән иярде. Чынлап та, туксанынчы еллар тулгак тота башлаган бер хәерсез заманага, шайтан-иблисләр котырып үрчегән заманга килеп кергәннәр иде...46 нчы бит #ЗиннурХөснияр #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ӘдәбинәфисбасмаКазан #Таттелеком #44
426
0