18 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов "Без бәхетле син булганга"

18 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов "Без бәхетле син булганга"

18 нче көн "Без бәхетле син булганга" Сабырлыкның иң олысын, Мәхәббәтнең бик зурысын, И, Әнием, Ходай Сиңа бүлеп биргән… Тормыш яме булган өчен, Ана булып калган өчен, И Әнием, Синең алда башым иям! Мәртәбәнең иң олысын, Ихтирамның иң зурысын, И Әнием, Син казандың бу тормышта. Төнеңдә дә, өнеңдә дә гел без булдык, И Әнием, Өйрәттең гел яхшылыкка, начарлыкка Җаның тартмый һич ялгыш та. Сокланамын гамәлеңә, Көчле Синең таләбең дә, Дөнья - көчсез. Синең назлы кочагыңда Без бәхетле, безгә рәхәт, И Әнием, Бу тормышта Син булганга, Син барында! 56 нчы бит #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

403

0