#Әдәбимарафон Зифа Кадырова
18 нче көн. #Әдәбимарафон Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар" Әллә нишләп, җаны бер дә тыныч түгел шул. Соңгы араларда Газинуры сырхап тора. Әле ике атна элек кенә әлләни булды шунда, эчем-эчем дип бөкләнде дә, ярты чиләк канлы пычрак су косты, әллә нинди укмаш кисәк тә килеп төште, хатын аны юньләп карап та тормады, йөгертеп чыгарып түкте дә, «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртып, хастаханәгә озатты. Алты көн ач тоттылар да чыгардылар, берни тапмадылар. Һаман да вакыт-вакыт уйлап куя, ни булды икән соң ул пычрак су, дип. Тик алар әлеге шул дөнья мәшәкатьләре белән генә икесе дә чирләрен онытып торгандай... #ЗифаКадырова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44
471
0