18 нче көн "Бүген генә" Рифат Сәлах

18 нче көн "Бүген генә" Рифат Сәлах

Мин дөньяга бүген генә тудым, Моңа кадәр гүя булмадым. Алсу таңның йомшак чыгы сыман Тәгәрәде шигырь юлларым. Мин дөньяга бүген генә тудым, Кичә генә җансыз идем мин. Бүген генә йолдызлары янды Кап-караңгы тонык күгемнең. Мин дөньяга бүген генә тудым, Кичә генә җирдә төн иде. Бүген иртән йомшак таң чыклары Күз нурларым булып түгелде. Мин дөньяга бүген генә тудым, Моңа кадәр әллә булмадым. Сезнең өчен җырлар яза-яза Тәгәрәде гомер йомгагым. Мин дөньяга бүген генә тудым Һәм атылдым җиргә ук сыман. Моңа кадәр гүя яшәлмәгән Шигъри мизгелләрне юксынам.

Тэглар:

197

0