Болгарым, Казаным | Халык Җыры | Folk Music
Син минем үз илем, Болгарым, Казаным, Гасырлар чор аша ишетәм азаның, Шул аваз, шул аһәң көч бирә яшәргә, Болгарым яшәрә, Казаным яшәрә Шул аваз, шул аһәң көч бирә яшәргә, Болгарым яшәрә, Казаным яшәрә. Син исән, син бакый, язмышым язганым, Үткәнем Болгарым, бүгенем Казаным. Көч алып чорлардан, уллардан, кызлардан, Болгарым, Казаным, шаула син җырларда, Көч алып чорлардан, уллардан, кызлардан, Болгарым, Казаным, шаула син җырларда. Чал Болгар өстендә, көмеш ай нурлана, Казаным ак даның, таралсын дөньяга! Көч алып чорлардан, уллардан, кызлардан, Болгарым, Казаным, данлан син җырларда. Көч алып чорлардан, уллардан, кызлардан, Болгарым, Казаным, данлан син җырларда.
448
0