Әлфия Юсупова «Йөрәк түзә»
Күпме шатлык, күпме кайгы сыя, Йодрык кадәр генә йөрәккә. Икесен дә тигез кабул итә, Икесен дә саный кирәккә. Яшәү кадерләрен белмәс идең, Авырлыклар әгәр килмәсә. Кеше хәлен аңлый алмас идең, Башларыңнан әгәр үтмәсә. Кайгысын да, шатлыгын да аның, Йөрәк аша кабул итәсең. Артык шатлыкка да йөрәк түзми, Күз яшьләре аша көләсең. Йөрәк түзә шатлык, кайгыга да, Сыйдыра ул барсын эченә. Бирешмичә кала ала шунда, Ышанганда яшәү көченә.
175
0