Каракош

Каракош

Сафия Рәхимҗанны шаккатырып җиңел сулап куйды. - Лутчы чуаштан ярал, сездән яралганчы. Синең кебек ерткыч белән туганлашырга Ходай язмасын, - диде. ... Оялары туздырылса да, каргалар бакчадан китми, йә дәррәү тупыл ботакларын сырып ала, йә җиргә канат очып тидереп-тидереп астан оча иде. Сибгатулла карт: - Әй, үзәкне өзеп елый да соң бит кошлар, - дисә, әнкәсе "ка-ка"сын да кабатламый, үзалдына йомылып, телсезгшә әйләнеп бара иде. Ә Рәхимҗан көн туды исә гөрс-гөрс карга атарга тотынгач, карт белән карчык тәмам бөрешеп почмакка елыштылар. - Мин - каргалар Газраиле, күрегез, тышта каурый яңгыры ява, - дип, ул аларның өнен алды. Рәхимҗан карга чүпләү белән шулкадәр мавыкты ки, өйләнү хәсрәте дә, Бәрия дә онытылды. Әйтерсең йортлары да янмаган, әйтерсең йөрәкне авырттырып-чәнчеп кайгы да кискәләмәгән.

Тэглар:

161

0