Күке төкереге
- Даруны Шәрәфкә эчердеңме? Әйбәт йокладымы? - диде Онык. - Кунарга кайтмады ул. - Наҗия борынын мышкылдатып куйды.. ятадыр эчеп ялгыз хатыннар белән. Әнкәй гел иртә уята да уята, йокы туймый. Үзе дә йокласын , мин дә рәхәтләнеп йоклыйм дип, син биргән даруны \черткән идем, духтыр апа. И икебез дә җәелеп йоклаганбыз, әнкәйнең кичтән куйган камыры кабара-кабара ташып өстәлдән аккан, идәнгә җәелгән. Ничекләр әвәләп мичкә тыгасы инде шул камырны. Әнкәй ухылдап йөри, булышмый. Бияләй хәтле булып теле шешкән, авызына чак сыя. Галия түзмәде, пырхылдап көлеп җибзрде. - Кит аннан! Нишләгән соң ул? Килен балакай да күзеннән яшьләр атылганчы көлде.
170
0