"Киләчәк" Н.Гыйматдинова

"Киләчәк" Н.Гыйматдинова

Тып итеп башына бер алма «тамды». Әле җәй уртасы гына, ничек кызарып пешкән! Кыз аны умырып тешләмәкче иде дә, куркып читкә атып бәрде. Җүнле алма шулай иртә өлгермәс иде. Җен оясында үскән бит ул. Чү, Ләйлә үзе дә арусыз җирдә ята түгелме соң?! Утырып әз генә хәл алам дигән кеше йокымсырап бара. Арылды шул. Автобустан төшкәч, җиде чакрым җәяү атлады. Тау битендәге авыллары күренеп тә тора югыйсә. Ерактан гына якын төсле ул, тәпили башласаң, тагын биш чакрым җыясың. Җитмәсә, кулындагы сумкалары да авыр. Кичәге студент, ә бүгенге яшь мөгаллимә, артык санап иң иске киемнәрен дә ташламады. Лекцияләргә киеп йөргән күлмәк-итәкләре укытканда да бик килешер әле. Авыл мәктәбенә ярамаган тагы! Әй, шушы Тукранбашка, гәрчә ул туган авылы булса да, кайтасы килеп кайтса икән! Әнә блатнойларның балалары Казанда урнашты. Аларны йә Мәгариф министрлыгына тыктылар, йә чит ил фирмаларына… Ләйләнең әтисе гади шофёр гына шул. Хәер, бик теләсә, ул да таш калага ябышып кала иде. «Бәрхет» ише супермаркетларда гел аларның институтын тәмамлаган туташлар эшли. Кайсы идән юа, кайсы черегән җиләк-җимеш чистарта. Ә хуҗага бик тугрылары әчегән салатларны «тәмләткеч»ләр белән яңартып сата. Тик Ләйләнең дипломлы башы белән кибет колына әйләнәсе килми иде.

Тэглар:

173

0