Рәсимә Гарифуллина "Сүз кадере"

Рәсимә Гарифуллина "Сүз кадере"

«Сүз иясе белән йөрми…» Еш әйтәбез бу сүзне. Сүзгә сак караш сорап, ул Кисәтеп тора безне. «Сүз иясе белән йөрми…» Күңел шикләнеп куя: Иясез сүзләр кайвакыт Нахактан җанны кыя. «Сүз иясе белән йөрми… Йөрәк искәртеп куя: Хак сүзләр ияле була, Нахак иясен җуя. Хак сүз, иясез булса да, Жаннан шикләрне куа. Нинди нияттә әйтәсең, …Нәтиҗә шуннан туа.

Тэглар:

225

0