18 нче көн XXVIIl ДӨНЬЯКҮЛӘМ "Кәлүшле кыз. Рәмзия Габделхакова «ӘДӘБИМАРАФОН» #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024
Кәлүшле кыз. Бу очрашуны Сиринә күптән көткән иде. Үзе көтте, үзе курыкты. Әмма юкка дулкынланган икән. Барысы да шулчаклы гади, гадәти килеп чыкты. Ничек булды? Имтиханнарын көч-хәл белән тапшырып, кышкы ялга кайткач, әнисе аның кулына бер хат китереп тоттырды. Әтисеннән! Адресын язып калдырган, кил, дигән, күрәсем килә, дигән. Сиринә әтисен хәтерләми дә диярлек. Бик бәләкәй булган ич: бары өч яшь. Һәм менә... (О-о-о!) уналты елдан соң. Әтисе үзе килгән, аның белән очрашырга теләп килгән! Сиринә шатлыгыннан нишләргә белмәде, аптырап-каушап калган әнисен кочып алды, хәзерге заман яшьләренчә: «Вау! Вау!» -дип кычкырды, маймылларча кыйланып биеп тә алды. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмзияГабделхакова #Кәлүшлекыз #Хикәя #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
185
0