Дөнья. Равилә Шәйдуллина

Дөнья. Равилә Шәйдуллина

18 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Дөнья Тиеннәрен саный берәү, Гомер буе иген иккән. Гаиләсен ашатырга Ничә тиен калды микән? Тозын алса, ипи алмый. Ипи алса, тозга калмый. Хәләл хезмәт бәяләрен Бизмәннәргә салып булмый. Илебезгә, җиребезгә Байгуралар булды хуҗа. Миллионер, миллиардер Байый һаман, күрми нужна. Ул санаган миллионнар - Игенченең тамган тире. Тир бәһасен, тоз бәһасын Белер әле туган җире! Бер көн килер: ашы тотар Хәрәм ризык ашаганны. Бәхет табар иген-кырны Тире белән ашлаганны. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РавиләШәйдуллина #Сихәтләнү #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Миллионтатар #Лениногорскмарафончылары

186

0