Фәрит Имамов "Эт тырнагы"

Фәрит Имамов "Эт тырнагы"

Арттан килүче «ундүртле»нең үзен эзәрлекли башлагач, Рәйсә кабат Әнәс Касыймович телефонына шалтыратты. Бусында трубканы Рәзиф алган иде. Аңа хәлне төшендереп бирергә маташканда, арттан килүче машина сул якка – янәшәгә чыкты һәм Рәйсәнең машинасы белән тигезләшеп бара башлады. Бераздан машинаның караңгылатылган алгы тәрәзәсе шуып төште дә анда Горохов Александрның башы күренде. Кыяфәтенә караганда, үзеннән биздергеч хис тудыра торган бу кешенең йөзе бик ачулы иде. Ләкин «хатын-кызлар белән ягымлы булырга кирәк» дигән ирләр инстинкты көчәнеп кенә елмаерга мәҗбүр итте аны. Шуңа күрәдер елмаюы да теш ыржайтуга охшады. Егет, уң кулын болгап, Рәйсәгә машинасын юл читенә чыгарып туктатырга ишарә ясады. Авызы ачылгалап ябылды, нәрсәдер кычкырды да булса кирәк. Ләкин Рәйсә аны ишетмәде. Игътибар итмәгәнгә салышып, бер кулы белән рульне тотып, икенчесе белән телефон трубкасын колагына куеп баруын дәвам итте. Аның буйсынмаска маташуы «ундүртле»дә утыручыларның ачуын китерде, билгеле. Машина һаман якыная барып, ике арада аз гына бушлык калды. Рәйсә ирексездән машинасын уңгарак каерды. Юкса бәрдертергә дә күп сорап тормаслар.

Тэглар:

178

0