Ана догасы Габдулла Тукай
Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып, Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып. Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган. Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк; Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут. Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып; Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угьлын: Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым! Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь; Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас?
160
0