М.Юныс. " Табу һәм югалту"
17 нче көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 - Безнең урамдагы йортларның бакчалары инешкә төшә. Инеш аръягында - таулар. Аларның исемнәре нинди матур: Урындык тау, Бакыр тау, Карагыш кулы. Карагыш кулы дигән тау астыннан чишмә чыга. Суы салкын, чиста, көмеш кебек. Шундый тәмле ул су. Син дә эчәрсең әле. - Тау астына водопровод күмгәннәрмени? - Күммәгәннәр. Су үзе саркып чыга. Яңгыр яуганда җиргә сеңә дә чишмә булып саркып чыга. - Җирдән чыккан су систа буламени? Җир астыннан чыккан су балчыкка буялган була. Андый суны әни эчмәскә кушты. Кайнатмаган су әчсәң, авызыңа чирләтә торган микроб керер, диде. - Чишмә суында микроб юк. Әйдә, йокла. Чишмәнең суы нинди икәнен кайткач күрерсең. Әле иртә. - "Кайткпч" түгел, "баргач". - Бала юри бәхәс кузгатырга маташа иде. Шабдрахман кызын кысып кочаклады, бармаклары белән аның йомшак чәчен араларга кереште. - Бераздан сабыйның буыннары йомшарып китте. Йоклаганда бала шулкадәр газиз, шул кадәр кадерле була. Йоклап яткан сабыйга карап торганда аны ярату хисе җелекләргә үтеп керә. Күңел йомшарудан күздән яшь бәреп чыга. Нәни беләкләр әтисенең муенына сырышкан. Йоклап яткан баланың йөзенә карау белән дөньядагы бөтен ызгыш-талашлар бетә, яшәү тигезләнә. Бала йлклаганда вагон ефәк чатырга әйләнә иде. 266 нчы бит.
156
0