Наилә Харисова "Ачы җимеш"
17нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Русланның цистерна өстендәге капкачны тырыша-тырыша ачканын күрдем. Аннары ул савыт авызына иелеп түбәнгә карады. Аннан кесәсенә тыгылды. Мин”Тукта!”дип, кычкырганчы, ул зажигалканы кабызырга өлгергән иде инде... Русланнан калган кисәкләрне икенче көнне җыеп алып кайттылар. Көннәр кызу торды. Өч-дүрт көн кызуда җир өстендә яткан ит кисәкләреннән кеше гәүдәсе җыярлык түгел иде инде. Русланны соңгы юлга табутка салып озаттылар. “Бу - миңа Ходай җибәргән җәза! Мәрхәмәтсезлегем өчен...” - диде Фәйрүзә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НаиләХарисова #Ачыҗимеш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
141
0