
"Килермен" дип вәгъдә бирдең.
Килермен" дип вәгъдә бирдең... Көтә дә көтә юкә... Сәгатьләрнең минутлары Еллардай озак үтә. Көттерүләр җиңел микән, Көтүләр җиңел түгел. Шикле болытлар каплыйлар Күңелнең аяз күген. Котырынган усал җилләр Өмет ботагын бөгә... Юкә чәчәкләре елый - Баллы яшьләрен түгә. Ялгыз юкәне кочарга Имәннең буе җитми... Нигә кояшы чыкмый да, Нигә болытлар китми?! Чәчәкләрнең гомере кыска - Юкә чәчәге кипте. Килер поездлар килделәр, Китәр поездлар китте... Ә нигә син килмәдең? Килмәдең.
192
0