17 нче көн Ләбиб Лерон "Каеш"

17 нче көн Ләбиб Лерон "Каеш"

– Адаш абый, мин күреп алганны, башка укучы да күреп алачак, аның башына да: “Нишләп автор әсәрендә әтисен бер дә искә алмый?” – дигән сорау киләчәк. Минемчә, әсәрнең кайсыдыр бер төшендә әтиең турында бер-ике җөмлә белән генә булса да әйтеп үтәргә кирәктер, – дидем мин. – Каты авырып үлде, дисез бит. Нинди чир белән авырды ул? Ул чире, бәлкем, син гөнаһсыз сабыйны кыйнаганы өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан аңа бер җәза буларак бирелгәндер?! – Карале, син боларны каян беләсең? – дип, гаҗәпсенеп әйтеп куйды агаем. – Сиземләвем көчле, – дигән булдым. Ни сәбәптәндер, сөйләшүебез өзелде. Адаш агайга кабат шылтыраттым. – Телефонымны колагыма терәп алган идем, шуңа өзелде, ахры, – диде ул. Аннары сүзен дәвам иттереп: – Ә бит син дөрес чамаладың... – диде. – Чынлап та, әтине Алла бабай сукты. Безнең якта шулай сөйләшәләр – берәрсенә бәла-каза килсә, Алла бабай сукты, диләр...

Тэглар:

173

0