17 нче көн. #әдәбимарафон2024
Саҗидә Сөләйманова. Эзләремне саклый һәр буразна Әткәй истәлегенә Урман буе яшел аланлыкта гөлләр үскән инде кай ара. Күптәнме соң, кулларымнан тотып өйрәтүең печән чабарга. «Өздереп чап, чалгың уйнап торсын, такыр калсын покос арасы», — Алдан киттең чыклы болын буйлап, яшел сукмак салып барасың. Очкынлатып чалгы янаганда хәтерләдең яшьлек елларын. Кылыч белән ерып үткәнсез сез покосларга кайту юлларын. Сүз озайтмый идең үз хакында, әллә вакытың бик аз булдымы; кара рамда рәсмең төшкән хәбәр сөйләп бирде тормыш юлыңны. Канлы күлмәгеңне байрак итеп колхоз кырларына киткәнсең. Ак каеннар, әнә, хәйран калып, шуны сөйли булыр җилләргә. Эзләреңне саклый һәр буразна, кырны иңләп бодай тирбәлә…
144
0